Казанның Идел буе районындагы кайбер йортлар бер тәүлек сусыз калачак
Казанның Идел буе районында 25 февральдә 9.00 сәгатьтән 26 февральдә 12.00 сәгатькә кадәр 33нче Хәрби шәһәрчек урамында суүткәргечтә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле су бирү туктатылачак. Бу хакта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә хәбәр иттеләр.
Бу түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларга кагылачак:
. Бутырка, Хәрби шәһәрчек-33 территориясе, Красноуральск, Май, Май тыкрыгы, матрос Железняк, Рәшит Сәлахов, Селекция, Шишкин, Ярдәм урамнары;
. Оренбург тракты...