20 февральдә Татарстанда көчле кар һәм буран көтелә
Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә: республикага көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары киләчәк, кар, буран һәм җилнең көчәюе фаразлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә төбәк киң антициклон йогынтысында булды: көндез температура -8..-14 градус тәшкил итсә, төнлә -18..-24 градуска, урыны белән -25..-30 градуска кадәр төште. Пәнҗешәмбе, 19 февральдә, сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәде ...