Чистай районы Яуширмә авылында галимә Рабига Хәкимованы искә алдылар
Чистай районы Яуширмә авылында Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә буларак билгеле Рабига Хәкимованы искә алу чарасы үткәрелде. Галимәнең туган авылында оештырылган чара түгәрәк өстәл форматында узды. Бу хакта «Интертат» яза.
- Рабига Афзал кызы Хәкимова (1902 – 1952) Чистай өязе Краснояр волосте (Татарстанның хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында туган. 1804 елда ачылган Казан университеты тарихында 1944 елда Рабига Хәкимованың тырышлыгы белән беренче...