Пенза өлкәсе татар автономиясе каршындагы «Мизгел» вокаль ансамбле яңа солистлар җыя
Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Мизгел» вокаль ансамбле үзенең иҗат коллективына яңа солистлар җыюы турында игълан итте. Бу хакта Пенза өлкәсе татар автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
«Мизгел» - актив һәм уңышлы эшләүче коллектив, ул инде күп еллар дәвамында төбәкнең төрле чараларында һәм мәйданчыкларында тамашачыларны сөендерә. Ансамбль -төбәк, төбәкара фестивальләр, шулай ук татар халкының мәдәни тормышында аерым урын алып...