Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсендә 37 меңнән артык кешегә операция ясалган
Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсе табиблары 37 мең 455 кешегә операция ясаган. Хастаханә командасы бер ел эчендә 300 меңнән артык пациентны кабул иткән. Әлеге мәгълүматларны бүген РКБның медицина советы утырышында игълан иттеләр.
Вертолетларда һәм машиналарда табиблар пациентларга 815 тапкыр барган. Татарстан авылларында яшәүче 11 мең кешенең сәламәтлеген күчмә комплекста тикшергәннәр, 6 меңгә якын кешене стационарларга җибәргәннәр.
Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты.