Ураза-2026: Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә
Бүген кояш баегач, мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Бу ай дәвамында дин тотучылар ураза тоталар. Әмма мөселманнарның кайбер категорияләре бу вазифадан азат ителә. Кемнәрнең ураза тотмаска хокукы бар – «Татар-информ» материалында.
Ураза тотудан азат ителәләр:
- балигъ булмаганнар
Җенси өлгерү яшенә җитмәгән мөселманнар уразаны балигъ булганчы тотарга тиеш түгел.
- хроник авырулардан интегүчеләр
Шулай ук сәламәтлеге буенча даими рәвештә дару препаратлары...