Ураза-2026: сәхәр һәм ифтар вакытлары, уразаны нәрсә боза һәм Кадер кичәсе кайчан була
Рамазан ае кайчан башланачак һәм ураза ничә көн дәвам итәчәк?
2026 елда Рамазан ае бүген, 18 февральдә, Кояш баегач башлана. Бүген мөэминнәр беренче тәравих намазын укыячак. Уразага иртәгә, 19 февральдә, керәчәкләр һәм Рамазан ае 19 мартта тәмамлана. Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк.
Рамазан аенда уразаның рухи мәгънәсе
Рамазан аенда ураза шәһәдәт, намаз, зәкят һәм хаҗ белән беррәттән Исламның биш баганасы исәбенә керә. Бу айда ураза барлык балигъ булган мөселманнар өчен мәҗбүри санала.