Зиннур Мансуров: Тукай әле һаман да ачылып бетмәгән, чөнки ул – бөек шәхес
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты. Ул китапны бәяләде һәм Габдулла Тукай турында фикерләрен әйтте.
«Чыннан да, Тукай турында йөзләрчә, хәтта меңнәрчә шигырьләр язылгандыр, поэмалар, хикәяләр, романнар, пьесалар. Һәм, әлбәттә, безнең академик фәнебез дә Тукайны бик тулы итеп төрле яклап ачты. Дистәләрчә диссертацияләр якланды, монографияләр язылды. Моның өчен...