Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан өстеннән дүрт дрон очуы турында хәбәр итте
112-шалтыратуларны эшкәртү үзәге Минзәлә шәһәре юнәлешендә дүрт пилотсыз очкыч очуы турында хәбәр алган. Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 5.0 да чыкты.
Дроннар Татарстанның Зәй районы Кадык авылы янында да күзәтелгән.
Моңа кадәр, 4.40 сәгатьтә, БПЛА Әлмәт һәм Яр Чаллыга һөҗүм куркынычы игълан ителгән иде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрне ышык урыннарга (подвалларга, паркингларга) төшәргә, тәрәзә янына килмәскә, игътибарлы һәм сак булырга сораганнар.