Иваново татарлары Муса Җәлил исемендәге шигърият һәм иҗат бәйрәме уздырган
Иваново милләтләр йортында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган масштаблы фестиваль узды. Бу вакыйга шигърият, музыка һәм Россия халыкларының бердәмлеге бәйрәменә әверелде, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручы, Иваново өлкәсенең «Белем» татар мәгърифәтчелек үзәге рәисе Гөлнара Шакирова.
«Фестиваль Иваново милләтләр йорты, «Белем» татар мәгърифәтчелек үзәге һәм Иваново дәүләт университеты тарафыннан оештырылды. Анда Иваново, Казан, Ярославль, Әстерхан, Башкортстан...