Екатеринбург татарлары Муса Җәлилне искә алды
Екатеринбург татарлары күренекле татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тууга нәкъ 120 ел тулуны билгеләп үтәргә җыелды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чара Урал халыклары дуслыгы скверында урнашкан легендар герой һәйкәле янында башланды. Тантанада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов чыгыш ясады.