Рафис Корбанның өч әсәре кергән «Соңгы сабантуй» исемле яңа китабы чыкты
Казанның «Ногай» кунакханәсендә Рафис Корбанның «Соңгы сабантуй» исемле яңа китабы тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, иҗади эшчәнлеген балалар өчен шигырьләр, драма әсәрләре белән башлап җибәргән әдип соңгы елларда проза жанрында актив иҗат итә. Әлеге китапка авторның «Ватан» романы, «Каргыш» повесте, «Соңгы сабантуй» исемле хикәясе кергән.
«Ниһаять, күптән көтелгән китабым басылып чыкты. Өч әсәр дә «Казан утлары» журналында дөнья күргән иде. «Ватан» романы Җәлил һәм җәлилчеләрнең...