Метшин Казанда ишегалларын кардан чистарту сыйфаты белән канәгать булмавын әйтте
Кыш башыннан бирле Казанда 176,5 мм кар яуган. Шәһәрдән чыгарылган карның күләме 1 млн тоннадан артык. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Күпме кар яуганын сөйләп арыдым инде. 1,02 млн тонна кар чыгардык. 2024 ел белән чагыштырганда шәһәрне кардан чистарту сыйфаты күпкә югарырак. Шул ук вакытта эшчеләр элеккечә җитми», – дип белдерде Метшин.
Мэр администрациягә кардан чистарту эшләре турында бик күп мөрәҗәгатьләр килә, дип белдерде. Шул ук вакытта проблемаларның күбесе ишегалларында теркәлә...