Равия Мухина Азат Хөсәенов турында: Хәтта сумкасын да җилкәсеннән салмый уйнап җибәрә иде
Әле 6 февральдә генә татар җәмәгатьчелеге соңгы юлга озаткан композитор Азат Хөсәенов турында якты истәлекләр килеп тора. Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсендә И.Салихов исемендәге Ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина «Татар-информ» хәбәрчесе белән якты хатирәләрен уртаклашты.
Азат Хөсәенов ревматология үзәгендә медицина хезмәткәрләренең «Ак чәчәкләр» ансамбле җитәкчесе булган. Гомумән, хастаханә тормышында 25 ел буе актив катнашкан.
Равия Мухина сөйләвенчә, шунда ревматология бүлегендә пианино...