Рәсим Баксиков: Җәлил шигырьләрендәге бөек куәтне вакыт узгач кына аңлыйсың
Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре»н халыкка күрсәтү тантанасында Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты. Ул Муса Җәлил иҗатының хәзерге буын өчен, аеруча хәрбиләр өчен нинди мәгънәгә ия булуы турында сөйләде.
«Без мәктәптә Муса Җәлил шигырьләрен укыдык. Шул вакыттагы яшьлегебезне, акылның өлгермәгәнлеген исәпкә алганда, без ул шигырьләргә хәзерге кебек карамый идек. Җиңелчә карадык», – дип билгеләп үтте Рәсим Баксиков.
Герой бүгенге яшьләргә мөрәҗәгать итеп, шагыйрь мирасын яңадан укырга өндәде.