Кукмара районында әфганчылар очрашты
Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган истәлекле дата уңаеннан, Кукмарада хәрби хәрәкәтләр ветераннары мул табын янына бәйрәм-очрашуга җыелды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, аның урынбасары Айгөл Багаманова, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов һәм башкалар сәламләде.
«Сезнең башкарган хезмәтегез, гамәлегез беркайчан да онытылмас. Сез чын ир-егетләрчә батырлык күрсәтеп, ил тынычлыгы өчен көрәшкәнсез.