Февраль башыннан Казанда айлык норманың 121 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән
Февраль башыннан Татарстан башкаласында айлык норманың 121 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Кичә шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыруга 1229 машина һәм 634 юл эшчесе җәлеп ителде. ТР башкаласы урамнарыннан 31,4 мең тонна кар чыгарылган, ә юллар һәм тротуарларны эшкәртүгә 1061 тонна бозлавыкка каршы материал (366 тонна реагент һәм 695 тонна ком-тоз катнашмасы) сарыф ителгән.