Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды
12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирының быелгы җиңүчеләре билгеле булды. Командалар арасында беренче урынны Лаеш районы командасы яулады. Икенчедә – Чаллы шәһәре командасы, өченче урында – Казан шәһәренең «Зилант» командасы.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Шәхси беренчелектә җиңгән көрәшчеләр чигелгән сөлге, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнде.