Казанда «Россиянең чаңгы юллары-2026» ярышлары башланды
Бүген, 14 февральдә, Казанда «Россиянең чаңгы юллары-2026» 44нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары башланды. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 9:00 сәгатьтә старт алды, алар дүрт мәйданчыкта уза: «Локомотив» стадионында (Юдино бистәсе), Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексындагы каенлыкта һәм Казансу елгасы тугаенда (Гаврилов – Чуйков урамнары чатында).
Чара ел саен физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.