Милли музейга Муса Җәлил эшләгән «Отвага» газетасының уникаль артефактлары тапшырылды
Артефактларны Казанга Бөек Новгородтан «Шкраб» эзтабарлар отряды командиры Светлана Орлова алып килде. Бу табылдыклар икенче удар армиянең «Отвага» газетасы редакциясе урнашкан соңгы урында табылган.
Светлана Орлова сүзләренчә, эзтабарлар бу урынны дистә еллар дәвамында эзләгән. Нәкъ менә шунда 1942 елның 25 июнендә редакция хезмәткәрләре, бер-берсе белән саубуллашып, Мясной Бор юнәлешендә чолганыштан чыгарга омтылган.
«Безгә икенче удар армиянең «Отвага» газетасы туктаган соңгы урынны табарга насыйп булды.