Казанда IV Республика кытай теле фестивале узды
Татарстан башкаласында 183нче гимназия базасында Кытай Яңа елы алдыннан IV Республика кытай теле фестивале узды. Бу хакта мәгариф учреждениесенең «ВКонтакте»социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Чараны ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова ачты. Фестивальдә кунак буларак Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Цао Лунцюань, Казан федераль университетының Конфуций институты директоры И Яньпин, «ТИСБИ» Идарә университеты президенты...