«Профессионаллар» чемпионаты 400 меңнән артык студентны берләштерде
Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабына 2026 елда көллият һәм техникумнарда белем алучы рекордлы сандагы студент (400 меңнән артык кеше) теркәлгән. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко искәрткәнчә, Президент Владимир Путин туры элемтәдә дәүләтнең барлык дәрәҗәләрдә югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләүгә системалы якын килүен билгеләп үтте. Чернышенко әйтүенчә, бүген «Профессионаллар» Россиядә үз өлкәсендә иң масштаблы ярыш санала.