Татарстан яшь гвардиячеләре Лисичанск һәм Рубежноега 4 тонна гуманитар ярдәм китерде
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистлары республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 4 тонна гуманитар ярдәм китерде.
Гуманитар миссия кысаларында ярдәм хәрбиләргә һәм халыкка тапшырылды. 72нче мотоукчы бригадасына яшь гвардиячеләр, хәрбиләрнең заявкалары буенча, ут сүндергечләр һәм су китерде.
110нчы аерым штурм бригадасына азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәк-яраклар тапшырдылар. Хәрбиләр...