Бөгелмәдә Башкарма комитетның яңа җитәкчесен сайладылар
Бишенче чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының 6 нчы сессиясендә Бөгелмә муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды.
Конкурс комиссиясе депутатларга ике кандидатура тәкъдим итте – Константин Круглов һәм Илфар Кәримов. Һәр дәгъвачы шәһәрне үстерү программасы белән чыгыш ясады. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Константин Круглов кандидатурасын хупладылар.
Яңа сайланган Башкарма комитет җитәкчесе депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.