Люция Җәлилова: Әтием иҗаты хакында фильм төшерергә мөмкинлек булмады
13 февральдә Казанда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил мирасына багышланган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Конференция эшендә Муса Җәлилнең олы кызы, җәмәгать эшлеклесе Люция Җәлилова дә катнашачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Матбугат очрашуында Люция Җәлилова әтисе – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты буенча фильм өчен сценарийлар язуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге фильмнар дөньяга чыгарылмаган.