Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби кичә узган
Ульяновск өлкәсендәге Чардаклы районында Л.М.Рошаль исемендәге 1 нче мәктәптә Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар - район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров, Законнар чыгару Җыелышы депутаты Ирина Тимофеева, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин катнашты.
Укучылар һәм укытучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен аһәңле итеп, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләделәр.