Җиңү бик тиз килмәде
Җиңү бик тиз килмәде...
Юкәләр чәчәк аткан чакта,
Лачын кебек ир-егетләр.
Ил бурычын үтәргә дип,
Ватан сугышына киттеләр.
Җиңү көне бик тиз килмәде
Күпме яшьләр яуда калдылар.
Аналарның, япь-яшь кызларның
Йөрәгенә яра салдылар.
Сугышның ачы хәсрәтен,
Бергә-бергә үттеләр.
Бәлки әле кайтыр да диеп,
Өзелеп сагынып көттеләр.
Әле дә саклана яшь сеңгән,
Сандыкта солдат хатлары.
Тиздән Җиңү белән әле,
«Кайтырмын»...