Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова: Әтием шигырьләрен 9 яшьтән сәхнәләрдә сөйләдем
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» бөтенроссия фәнни конференциясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Чарага каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең олы кызы, җәмәгать эшлеклесе Люция Җәлилова да килгән иде. Люция Җәлилова бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яши, журналистларга ул әтисе – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатын һәрвакыт халыкка җиткерергә тырышуын, аның шигырьләрен балачактан яттан белүен сөйләде.
«Әтиемнең шигырьләрен 9 яшьтән мәктәпләрдә, ял йортларында сәхнәдән сөйләдем.