Путин күп балалы гаиләләргә ипотека буенча ярдәмне киңәйтергә тәкъдим итте
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген эшләргә кушты – сүз дүртенче һәм аннан соңгы бала туганда дәүләт хисабына ипотека кредитын өлешчә яки тулысынча түләү турында бара. Тиешле күрсәтмә Кремль сайтында бастырылган.
Документта Министрлар Кабинетына 450 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтү вариантын карарга туры киләчәк, дип күрсәтелгән. Бу акча гражданнарның ипотека буенча торак кредиты яки заем буенча йөкләмәләрен каплауга тотылырга мөмкин.