ДРКБ 2026 елга яңа бурычлар билгеләде: балалар табибына акча түләп йөрүләр бетәрме?
Яңа туган сабыйлар үлеме буенча иң түбән күрсәткечкә ирешелгән
Төп доклад белән баш табиб Айрат Зыятдинов хисап тотты.
Татарстанда яңа туган балалар үлеме буенча 2025 елда рекорд дәрәҗәсендә түбән нәтиҗәгә ирешелгән. Соңгы биш елда яңа туган балалар үлеме ике тапкыр кимегән.
«План буенча 2,4 промилле күрсәткеченә төшү бурычы куелган иде, аннан да түбәнрәк - 1,9 промилле булды. Россия күләмендә Татарстан бу күрсәткеч буенча 3нче урында», – диде баш табиб. 2024 елда яңа туган сабый үлеме 4 промилле тәшкил иткән.