«Батырлар» программасы җиңүчесе пилотсыз очкычлар җитештерү проектын тәкъдим итте
Татарстан Юстиция министрлыгында ведомство башлыгы Рөстәм Заһидуллин «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов белән очрашты. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нигъмәтҗанов министрга пилотсыз очу аппаратлары җитештерү буенча социаль әһәмияткә ия проектны тәкъдим итте.
Проект, махсус хәрби операциядә катнашучыларның реаль хәрби тәҗрибәсен исәпкә алып, пилотсыз очу аппаратлары җитештерүнең тулы циклын оештыруны күздә тота.