Альмир Абашев: Балалар өчен түләүле медицина хезмәтләре акрынлап бетәргә тиеш
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев балалар табибларын түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән читләшә барырга өндәде. Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина советы утырышында ясаган чыгышында ул шулай дип белдерде.
«Хәзерге демографик вазгыятьтә ата-аналар медицина ярдәме үтемле булуын тоярга тиеш. Балаларга түләүле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре акрынлап көн үзәгеннән, безнең эш өлкәсеннән китәргә тиеш. Чынлыкта без күрәбез: ата-аналар гаиләне ишәйтергә телгәндә...