Әнвәр Нургалиев: Тормыш иптәшемне 45 яшьтә генә чын-чынлап кадерли башладым
Уфада «Текә татар» проектының чираттагы очрашуы узган, анда Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев та катнашкан. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәмендә оештырылган бу чарада 30дан артык кеше – журналистлар, блогерлар һәм яшьләр оешмалары активистлары җыелган. Очрашу барышында җырчы үзенең иҗат юлындагы авырлыклар, уңышлары һәм традицион гаилә кыйммәтләре турында ачыктан-ачык сөйләгән.
Проект авторы Гөлшат Сафина билгеләп үткәнчә, февраль аенда проектка өч ел булган.