Сургутта Муса Җәлилне искә алдылар
Сургутта Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды. Әдәби-музыкаль очрашу Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылды һәм күңелле тәэсирләр калдырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Чара кысаларында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштылар һәм аның шигырьләрен якшәмбе татар мәктәбе укучылары, Сургут шәһәре татар автономиясе активистлары һәм очрашу кунаклары башкаруында татар һәм рус телләрендә тыңладылар.