Фәнис Җиһаншин «Гәүһәр» фестивален Татарстанның зур шәһәрләрендә оештырырга тәкъдим итте
Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһаншин «Гәүһәр» балалар фестивален Казан белән генә чикләмичә, республиканың башка зур шәһәрләрендә дә оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул «Татар-информ»да фестивальның йомгаклау концертына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.
-
2022 елдан башлап Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы «Гәүһәр» проектында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хореография, сүз сәнгате...