Яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары төркеме парламентның аскы палатасына карау өчен яшәү урыны буенча мәҗбүри прописканы гамәлдән чыгару турындагы закон проектын кертте. Дәүләт Думасы сайтында бастырылган документ нигезендә, булу урыны һәм яшәү урыны буенча теркәлү ирекле булырга тиеш.
«Россия Федерациясе чикләрендә булу урыны һәм яшәү урыны буенча ирекле теркәлү тәртибен билгеләү тәкъдим ителә», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Хәзер гражданнар теркәлергә тиеш, ә теркәлмичә яшәгән өчен административ җаваплылык каралган.