Искәндәр Гыйләҗев: Муса Җәлил шәхесе тирәсендә уйдырмалар булырга тиеш түгел
Күренекле галим, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев каһарман-шагыйрь Муса Җәлил образына мөрәҗәгать итүчеләр, аның турында фәнни хезмәтләр язучылар бары тик тарихи фактларга таянып эш итәргә тиешлеген әйтте. Аның фикеренчә, әлеге шәхес тирәсендә уйдырмалар булырга тиеш түгел.
«Безнең татар җәмәгатьчелегендә Муса Җәлил турында төрле-төрле имеш-мимешләр йөрде. Муса Җәлил турында, аның эшчәнлеге, аның батырлыгы шик астына куелды. Хәзер дә андый омтылышлар бар шикелле. Менә шушы әйберләргә киртә куярга кирәк...