Гүзәл Сәгыйтова: «Гәүһәр» фестиваленең төп принцибы - яңа балалар белән эшләү
12 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» концертлар залында IV «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Бер сәхнәдә 500дән артык бала чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм фестивальнең режиссеры Алия Фәйзрахманова сөйләде.
- 2022 елдан башлап Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы «Гәүһәр» проектында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хореография, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау серләренә төшенәләр.