Дәһшәтле еллардан кайтаваз
Дәһшәтле еллардан кайтаваз...
Акрынлап ел арты ел үтә...
Дәһшәтле еллардан кайтаваз
Бүген дә куркыныч төш кебек
Һәрвакыт йөрәкне әрнетә.
Моабит төрмәсе. Камера...
Үлемсез яшь шагыйрь бүлмәсе.
Ул күргән газапны, афәтне
Бу җирдә бер кеше күрмәсен!
Дошманга карата үч-нәфрәт
Мусаның күзендә күренә.
Күкрәккә сыймаган үч алу ялкыны
Сер бирмәс йөзендә беленә.
Ул ялкын көннән-көн кабынды
Дөрләде...