«Гәүһәр» фестивалендә 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша
Казанда 12 февраль көнне «Сәйдәш» концертлар залында узачак IV «Гәүһәр» балалар фестиваленә әзерлек бара. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова проектның барлыкка килү тарихы һәм быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.
Проектның тамырлары 2021 елның сентябренә, Кабан күле буенда узган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларына барып тоташа. Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бию хәрәкәтләре аша телне өйрәтү идеясе нәкъ менә шунда туа.