Татарстанда бер ел эчендә 323 кеше бизнесны үстерүгә субсидияләр алган
Бер ел эчендә 323 татарстанлы үз бизнесын башлауга бер тапкыр бирелә торган субсидияләр алды, шуларның 274е – хатын-кызлар. Бу хакта бүген ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Безнең бурыч – субсидия бирү генә түгел, ә кешегә эшен тотрыклы үстерү өчен тулы канлы корал бирү. Без хатын-кызларга һөнәри күнекмәләрен уңышлы бизнес-модельгә әверелдерергә ярдәм итәбез, хокукый, белем бирү һәм финанс ярдәмен тәэмин итәбез. Һәркем үз бизнесын үстерү өчен 145 мең сум күләмендә ярдәм ала»...