Рөстәм Миңнеханов «Ел инновациясе» конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырды
Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясендә ел саен үткәрелә торган «Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. «Студентлар стартабы», «Корпоратив инновация» һәм «Интеллектуаль милек» номинацияләрендә бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Тантанада шулай ук Россия Икътисади үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин, инновацияләргә ярдәм Фонды генераль директоры Андрей Жижин һәм Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Александр Смекалин катнашты.