Рәдиф Гаташ «Сүзләр, йөзләр, эзләр» турында: Мондый китапны күргәнем юк иде
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың яңа китабы нәшер ителде. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы турында фикерен белдерде.
«Мондый китапны күргәнем юк иде әле. Бу сайланма әсәрләр дә, томлык та түгел. Бик матур тәэсир калдыра торган басма. Халисә Мөдәррисованың драматургиясе дә зур резонанслы булды. Аның пьесасы ике республика театрында да сәхнәләштерелде.