2025 елда Татарстанда ислам финанслары катнашындагы килешүләр күләме алты тапкыр арткан
Фото: ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте
Татарстанда ислам (партнерлык) финанславы катнашындагы килешүләр күләме, 2024 ел белән чагыштырганда, узган ел алты мәртәбә арткан. ТР Премьер-министры урынбасары –икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Икътисад министрлыгының Казанда узган йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Узган ел җәлеп ителгән акчалар күләме алты тапкыр артты, 35тән артык финанс продукты сатыла, капитал базары актив рәвештә үсә», – диде министр.