Рәсимә Гарифуллина: Халисә Мөдәррисова – җәмгыять тудырган эпик хатын-кыз
Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында танылган язучы, драматург Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» дип аталган яңа китабын тәкъдим итүдә иҗатташ дуслары чыгыш ясады. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсеннән журналист Рәсимә Гарифуллина каләмдәшенең иҗаты тормышчан булуын әйтте.
«Сагынуларга чыдый алмыйча килдем, күп сәламнәр алып килдем. Исеңдә булса, пьесаңны карарга «Өмет» халык-фольклор ансамблен җыеп алып килгән идем. Мин аларны Чыңгыз Айтматовның «Буран» спектаклен тамаша кылырга да алып бардым.