Республика ифтары 13 мартта Казан Экспода узачак
Республика ифтары 13 мартта Казан Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Ифтарда 10 мең кеше катнашыр дип көтелә.
Казанда ифтарларны 49 мәчеттә үткәрәчәкләр. Ифтарда катнашырга теләүчеләр алдан языла ала.
2026 елда мөселманнар өчен изге Рамазан ае 18 февральдә кояш баегач башлана, уразаның беренче көне 19 февральгә туры килә. Ураза 29 көн дәвам итә һәм 19 мартта тәмамлана. Шуннан...