Бизнес-омбудсмен: Салым салуның автоматлаштырылган системасына карата кызыксыну арта
Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кече бизнес һәм шәхси эшмәкәрләрнең салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына актив күчүе турында белдерде. Бу хакта ТР бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ак Барс» банкы мәгълүматларына караганда, 2026 елның февраль башында салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кулланучы клиентлар саны 2025 елның декабре белән чагыштырганда җиде тапкырга арткан.