2025 елда Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 5,73 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана
2025 елда тулай төбәк продукты күләме 5 730,0 миллиард сум тәшкил иткән. ТР Премьер-министры урынбасары –икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Икътисад министрлыгының Казанда узган йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
«2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 102,9 процентлы үсеш темпы белән 5,73 триллион сумнан артып китте», – дип хәбәр итте министр.
Татарстан икътисады үсешенә эшкәртү производстволары, барыннан да нефть химиясе һәм...