Югары Ослан мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды
Югары Ослан авылының Җәмигъ мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булып үтте. Әлеге чарада районның барлык имамнары, хакимият, хокук саклау органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу гадәттәгечә Коръән аятьләре уку һәм дога кылу белән башланып китте. Аннары Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарга үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм Рамазан аена әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.