Әтнә имам-мөхтәсибенең якын туганнары истәлегенә: Аларның киткәнен күңел кабул итми
Фаҗига кичә Биектау районында була. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче каршы як юл полосасына чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән. Ни кызганыч, «Лада Гранта» автомобиле руле артында булган Нур Сәгъдиев һәм хәләл җефете Рәмзия апа алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Chery Tiggo автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.
Рәмзия һәм Нур Сәгъдиевларны бүген Әтнәнең Олы Өшкәтә авылында соңгы юлга озатып, җир...